Музыка белгечләренең Х Халыкара Европа конгрессы

25.09.2021
   ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге фәнни хезмәткәре Гүзәл Юнысова 20–24 сентябрьдә Мәскәүдә музыка белгечләренең Х Халыкара Европа конгрессы эшендә катнашты. Форумны музыка теориясе һәм анализының барлык Европа җәмгыятьләре ярдәме белән П.И. Чайковский исем. Мәскәү дәүләт консерваториясе һәм Музыка теориясе җәмгыяте оештырган иде.
    Конгрессның төп темасы – «Музыка анализы, теориясе һәм тарихы: берләшү, контраст яки каршы кую». Форумның 55 секциясендә төрле илләрдән 357 галим чыгыш ясады. Моннан тыш, 14 стенд доклады тәкъдим ителде. ТӘһСИ хезмәткәре Гүзәл Юнысова конгресста «Фольклор музыкасының теоретик аспектлары» секциясенең докладчысы һәм модераторы буларак катнашты. Аның татар музыка фольклоры материалларына нигезләнгән фәнни эше аз өйрәнелгән мәсьәләгә – фольклор мохитендә авторлык әсәрләрен адаптацияләүгә багышланган иде. Докладчы тарафыннан әлеге феномен барлыкка килүнең сәяси, икътисади һәм мәдәни сәбәпләре һәм шартлары (композиторлар булу, автор җырларын авыл социумына трансляцияләү мөмкинлеге) каралды. Ул, бу күренешне билгеләү өчен, «адаптация» терминын тәкъдим итте һәм «үз-чит» контекстында музыка теориясе һәм риторикасының кайбер бүлекләреннән алынган, милли фольклорның типологик үзенчәлекләрен ачыкларга мөмкинлек бирә торган ысулларны кулланып, чагыштырма анализ ясады. Әлеге анализ чыганагы булып фольклор экспедицияләре вакытында автор үзе һәм башка этномузыкологлар җыйган язмалар, архив чыганаклары һәм төрле басма материаллары тора.
    Х Халыкара Европа конгрессы музыкаль анализ һәм чиктәш музыкаль-теоретик дисциплиналар өлкәсендә мөһим вакыйга булды. Чыгышларның тезислар җыентыгы белән https://euromac.mosconsv.ru/sites/default/files/EuroMAC10%20Booklet.pdf сайтында танышырга мөмкин.

Возврат к списку