Татар халкын берләштерү факторы буларак татар теле: цифрлаштыруның мөмкинлекләре һәм перспективалары

Татар халкын берләштерү факторы буларак татар теле: цифрлаштыруның мөмкинлекләре һәм перспективалары 29.09.2021
   27-29 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оешуга 30 ел тулуга һәм Татарстан Республикасында академик фәннең 100 еллыгына багышланган чаралар уздырыла. Бу вакыйга уңаеннан 27 сентябрьдә Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының һәм Гамәли семиотика институтының милли мәгариф өлкәсендәге электрон проектларын презентацияләү үткәрелде. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узган чараның исеме – «Татар халкын берләштерү факторы буларак татар теле: цифрлаштыруның мөмкинлекләре һәм перспективалары».
   Татарстан Республикасында туган телләрне һәм әдәбиятны укыту мәсьәләләре, аларны хәл итү юллары; татар теле һәм татар әдәбиятыннан электрон дәреслекләр төзү; туган тел һәм әдәбиятны укытуның яңа формасы буларак видеодәресләр буенча фикер алышу булды. Татарстан Республикасында туган тел һәм әдәбиятны өйрәтүдә заманча белем бирү траекторияләренә күзәтү ясалды (СберКласс платформасы) һәм яңа проектлар күрсәтелде. Чарада Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ тарафыннан әзерләнә торган сүзлекләрнең электрон фонды һәм Гамәли семиотика институтының гамәли лингвистик проектлары демонстрацияләнде.
   Презентациядә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һәм онлайн форматта Россия Федерациясе субъектларының туган тел һәм әдәбият укытучылары, Татарстан Республикасының милли мәгариф өчен җаваплы методистлары катнашты.

      

Возврат к списку