Пенза өлкәсенә экспедиция

Пенза өлкәсенә экспедиция 13.07.2021
  ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты И.И. Ямалтдинов җитәкчелегендәге комплекслы экспедиция 28 июньнән 9 июльгә кадәр Пенза өлкәсенең Городище, Лопатино, Шемышейка, Исса, Лунино районнарында эшләде.
   Фольклорчы Р.Ф. Сафиуллина, тел белгече А.А. Бәдретдинова, музыка белгече Н.Х. Нургаянова, археограф Г.Н. Зәйниева, сәнгатьче А.Ф. Борһанова, эпиграфика белгече В.М. Усманов составындагы төркем Пенза өлкәсенең татарлар яши торган унике торак пунктында (Городище районының Югары Әләзән (Аембура), Урта Әләзән, Түбән Әләзән, Лопатино районының Селәү, Иске Вершаут, Иске Карлыган, Берлек, Шемышейка районының Оз авылы, Исса районының Югары Салмука, Каменка (Плетневка), Шеркәвич (Кильмаевка), Лунино районының Шыкша (Синорово) авылы) тикшеренүләр үткәрде.
   Экспедиция барышында галимнәр тарафыннан Пенза өлкәсе татарларының милли-мәдәни мирасын, аерым алганда халкыбызның тел үзенчәлекләрен, халык авыз иҗаты әсәрләрен, музыкаль мәдәниятен һәм сәнгатен, археографик һәм эпиграфик материалны барлау һәм өйрәнү буенча зур эш башкарылды, шулай ук бай традицион мәдәни материал тупланды.

  

Возврат к списку