«Татарстан халкының мәдәниятләр калейдоскобы» проекты: Нурлат районы

«Татарстан халкының мәдәниятләр калейдоскобы» проекты: Нурлат районы 01.07.2021
«Татарстан халкының мәдәниятләр калейдоскобы» проекты
Нурлат районы
   2021 елның 28 июненнән 4 июленә кадәр ТР ФА Г. Ибраһимов ис.Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының төбәкара проекты кысаларында Нурлат районы чуваш торак пунктларына «Татарстан халкының мәдәниятләр калейдоскобы» дип аталган комплекслы экспедиция үткәрелде. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әзерләнү һәм үткәрү буенча төп чараларның республика планын тормышка ашыру максатында уздырыла.
   Бу чарада Чувашия Республикасы Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгының «Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты» БФУ фәнни хезмәткәрләре катнаша. Экспедиция төркемендә эшләүчеләр: Ильина Галина Геннадьевна, филология юнәлешенең (фольклористика) әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты; Семёнова Ирина Петровна, филология юнәлеше кече фәнни хезмәткәре; Сергеева Евгения Валерьевна, тарих юнәлеше фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты; Бушуева Любовь Ивановна, сәнгать фәннәре юнәлеше өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты.
   Проект нәтиҗәләре буенча Г. Ибрагимов ис. ТӘһСИ тарафыннан «Татарстан халкының мәдәниятләр калейдоскобы» исемле коллектив монография бастыру һәм төбәкара түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла.

       

Возврат к списку