ТӘҺСИ хезмәткәрләре - Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумында

22.02.2021
   Фәннәр академиясендә узган Туган тел атналыгы кысаларында Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге хезмәткәрләре 19 февральдә Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумында булдылар.
   Студентлар һәм укытучылар алдында чыгыш ясап, сәнгать белеме докторы, тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова сәнгать белгечләренең Казан халык һөнәрчелеге техникумы белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләде.
   Сәнгать белеме кандидаты, бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ольга Улемнова «1920–1930 еллардагы татар китабы: гарәп теленнән кириллицага» дип аталган лекция белән чыгыш ясады; сәнгать белеме кандидаты Людмила Шкляева, экспедиция материалларына таянып, XX гасыр уртасы – XXI гасыр башы Урта Идел буе татарларында йорт бизәкләренең стиль үзенчәлекләре турында сөйләде.
   Институт вәкилләре техникум музее коллекциясе, туку, нәкыш остаханәләренең эше белән таныштылар, шулай ук уку йортының китапханәсенә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан соңгы елларда әзерләнеп нәшер ителгән китаплар, сүзлекләр бүләк иттеләр.

Возврат к списку