«Сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендә заманча тикшеренүләр» темасына түгәрәк өстәл

«Сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендә заманча тикшеренүләр» темасына түгәрәк өстәл 19.02.2021
   17 февральдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендә заманча тикшеренүләр» темасына түгәрәк өстәл узды.
   Чараны сәламләү сүзе белән филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин ачып җибәрде.
   Сәнгать белеме докторы, тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова милли-төбәк сәнгать феномены тикшеренүләре үзәккә куелган яңа хезмәтләргә күзәтү ясады. Ул бүлектә соңгы елларда әзерләнгән фәнни хезмәтләргә аерым тукталды. Алар арасында Р.Р. Солтанованың «Татар театрының сценографиясе: төп этаплары, закончалыклары (ХХ – ХХІ г.)» монографиясе («Театраль роман-2020» премиясе лауреаты), сәнгать фәннәре кандидаты, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр О.Л. Улемнованың «Мәскәү казанлылары» сериясеннән «1920–1930 еллар Казан графикасы» каталоглары (Д. Жилов, Д. Красильников, Д. Мощевитин), шулай ук сәнгать фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр Л.М. Шкляеваның «Урта Идел буе татарларында йорт бизәлеше сәнгате: семантикасы һәм стиль үзенчәлекләре» исемле китабы да бар.
   Фикер алышуларда тарих фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Э.И. Әмирханова, «Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы» башкарма комитеты җитәкчесе Л.Д. Белоусова, Н.И. Фешин исем. Казан сәнгать училищесы директоры О.А. Гыйльметдинова, философия фәннәре докторы, Казан фәнни-тикшеренү технология университеты профессоры В.И. Курашов, Казан шәһәренең 5 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Э.Т. Нигъмәтуллина, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать дәүләт музее директорының фәнни эш буенча урынбасары Д.Д. Хисамова; филология фәннәре кандидаты, Казан социаль-гуманитар институты укытучысы Р.Д. Юнысова катнашты.
   Түгәрәк өстәл кысаларында тәкъдим ителгән күргәзмәдә шулай ук «Заман» һәм Татарстан китап нәшриятында чыккан яңа китаплар да тәкъдим ителде.
   Чара эшендә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре («Мәдәни җомга» газетасы, «Идел» журналы, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Мәгариф» журналы) актив катнашты.

Возврат к списку