XXI гасыр татар лексикографиясенә багышланган матбугат конференциясе

20.02.2021
    «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында XXI гасыр татар лексикографиясенә багышланган матбугат конференциясе узды.
    Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов, лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров һәм әлеге бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәридә Таһирова, журналистларның сорауларына җавап биреп, институт тарафыннан алып барыла торган эш, аерым алганда, сүзлекләр әзерләү, шул исәптән татар теленең аңлатмалы сүзлеге турында сөйләделәр.
    Тулырак мәгълүмат белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://tatar-inform.tatar/news/science/19-02-2021/tatzet-elektron-platformasynda-42-tatar-s-zlege-tuplangan-5807785 .

Возврат к списку