некролог Ф. Урманчеев

некролог Ф. Урманчеев 23.02.2021
   Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы авыр югалту кичерде. Институтта озак еллар эшләгән олпат галим, хөрмәтле шәхес, профессор Фатих Ибраһимович Урманчеев 85 нче яшендә бакыйлыкка күчте.
   Фатих Урманчеев 1992 елда бүлек мөдире вазифаларын башкарырга алынып, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлегенең эшен югары фәнни дәрәҗәдә оештыра. Аның җитәкчелегендә дистәләгән кеше кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклый, фәнгә җитлеккән белгечләр әзерләнә.
   Татар фольклор фәнен дөньяга таныткан Фатих Ибраһим улы Урманчеев үзе берничә фәнни юнәлештә эшли. «Ак Күбек», «Җир Төшлек», «Түләк», «Алпамыш», «Җик Мәргән», «Кузы Көрпәч һәм Баян-Сылу», «Алтаин Саин Сүмә» һәм башка дастаннарны тикшерүгә багышланган күп санлы фәнни мәкаләләре «Советская тюркология», «Советская этнография» журналларында басылып чыга. Татар халкының эпосын тикшерүгә багышланган «Героический эпос татарского народа» дигән монографиясе 1984 елда дөнья күреп, татар фольклорчыларының гына түгел, азәрбайҗан, кыргыз, казакъ, үзбәк, нугай һәм башка халык галимнәренең дә өстәл китабына әйләнә. Галимнең татар эпосына багышланган «По следам белого волка» (1994), «Идегәй. Нурсолтан. Сөембикә» (1997), «Народный эпос «Идегей» (1999) дигән монографияләре дә эпосоведение өлкәсендә үз урынын таба.
   Галимнең икенче яраткан темасы – татар мифологиясе. Аның өч томлык «Татар мифологиясе» дигән энциклопедик характердагы хезмәте дә төрки халыклар фольклористикасында бу характердагы беренче хезмәт булып, аңа төрки фольклорчылар гаять югары бәя бирә (2008, 2009, 2011). Озак еллар дәвамында татар фольклорын өйрәнү, теоретик яктан әзерлекле тирән фикерле хезмәтләр язу Фатих Урманчеевны югары уку йортлары өчен дәреслек әзерләүгә этәрә. 2002 елда татар фольклористикасы тарихында «Татар халык иҗаты. Югары уку йортлары һәм колледжлар өчен дәреслек» дигән хезмәте басылып, вакытлы матбугат битләрендә югары бәя ала. Галим Ф.И. Урманчеевның эпосны өйрәнү юнәлешендәге купъеллык тикшеренүләренең нәтиҗәсе булган «Тюркский героический эпос» монографиясе (2015) аерым игътибарга лаек.
   1936 елда Омск өлкәсенең Азов районы Кызыл Маяк авылында туып, татар фольклор фәнен дөньяга таныткан Урманчеев Фатих Ибраһим улының хезмәтләре бу фәнгә килүчеләргә юл күрсәтеп, үзеннән соң да галимнең эшен дәвам итәрләр дип ышанабыз.

Возврат к списку