Элмә һәм мәгълүмати такталарда хаталарны ачыклау буенча конкурс

16.02.2021
   Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин, лингвистика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Рифат Мирхәев татар телендәге элмә һәм мәгълүмати такталарда хаталарны ачыклау буенча республикада башланган конкурс уңаеннан «Татар-информ» агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә катнаштылар.
   Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителде. Чараны оештыручы – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, модератор – Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
   Конкурста катнашу өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталының «Халык контроле» системасында теркәлергә кирәк, язуларда хаталар тапкан кеше аларны фотога төшерергә һәм, тиешле аңлатма биреп, әлеге система буенча җибәрергә тиеш. Интернеттан файдалана алу мөмкинлеге булмаган кешеләр материалны ТӘһСИ адресына традицион хат формасында юллый ала.
   Язуларда, урам исемнәре язылган элмә һәм мәгълүмати такталарда, топографик билгеләрдә иң күп кимчелекләрне ачыклаган беренче ун кеше өчен кыйммәтле бүләк каралган. Конкурста катнашу өчен материаллар 2021 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.
  Конкурс татар телендә язылган элмә һәм мәгълүмати такталардагы хаталарга һәм җитешсезлекләргә халыкның игътибарын җәлеп итү өчен үткәрелә. Шулай да, Институт директоры К. Миңнуллин матбугат конференциясендә билгеләп үткәнчә, аның төп максаты – хаталарны ачыклау гына түгел, ә аларны төзәтү һәм киләчәктә булдырмау механизмын эшләү.



Возврат к списку