Пермь крае татарларының музыкаль фольклоры турында яңа басма

Пермь крае татарларының музыкаль фольклоры турында яңа басма 18.02.2021
   Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимованың яңа басмасы Пермь крае татарларының музыкаль фольклорын өйрәнүгә багышланган (Галимова Э.М. Традиционная музыкальная культура пермских татар / Э. М. Галимова. – 2-е изд. – Казань: ИЯЛИ, 2021. – 328 с. + 1CD).
   Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы экспедицияләре составында туплаган материалларына нигезләнеп, автор үз монографиясендә Пермь татарларының җыр традицияләрен һәм инструменталь мәдәниятен беренче тапкыр комплекслы рәвештә тикшерә. Китапта шулай ук йола системасы тасвирлана, шигырь төзелеше, музыка стилистикасы төбәкнең тарихи һәм социаль үзгәрешләре контекстында анализлана.
   Чыганаклар булып 2010–2012 елларда Пермь краеның берничә районында язылып алынган үрнәкләр, шулай ук Н. Мөштәриева, К. Хөснуллиннарның ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә сакланган 1960–1970 еллардагы аудиоязмалары тора. Монографиядә җирле төбәкне өйрәнүчеләр һәм тарихчылар мәгълүматлары, шулай ук борынгы йолалар һәм аларның яшәеше турында турыдан-туры этнофорлардан язып алынган материал файдаланылган.
  Э. Галимованың «Пермь татарларының традицион музыкаль культурасы» китабы белән тулырак Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: http://www.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/2019/Галимова%20Э-2021.pdf .

Возврат к списку