Көньяк-көнбатыш Башкортстанның татар сөйләшләре формалашуы

Көньяк-көнбатыш Башкортстанның татар сөйләшләре формалашуы 10.02.2021
    Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан филология фәннәре докторы, профессор Дария Рамазанованың «Көньяк-көнбатыш Башкортстанның татар сөйләшләре формалашуы» монографиясенең икенче басмасы әзерләнде. («Формирование татарских говоров юго-западного Башкортостана» / Д.Б. Рамазанова. – 2-е изд. – Казань: ИЯЛИ, 2021. – 208 с.)
    Монографиянең беренче басмасы 1984 елда дөнья күргән иде. Әлеге хезмәттә көньяк-көнбатыш Башкортстанның татар сөйләшләре формалашу мәсьәләләре карала.
   Дария Бәйрәм кызы Рамазанова (1938–2019) – киң профильле лингвист, аның фәнни эшчәнлегенең төп юнәлеше булып татар диалектологиясе тора. Галимә тарафыннан татарлар күпләп яшәгән урыннарга ике йөзләп диалектологик һәм лексикологик экспедиция оештырылды, Урал, Идел буе һәм Көнбатыш Себердә яңа сөйләшләр ачыкланып, фәнни яктан тасвирланды.
   Башка күп санлы хезмәтләрендәге кебек үк, Д. Рамазанованың әлеге монографиясендә дә телгә кагылышлы материаллар халык тарихы белән бәйле рәвештә анализлана. Диалектларның үзенчәлекләре, сөйләшләрне идентификацияләү өстәмә материалларга (риваятьләр, архив чыганаклары, тарих, этнография һәм башка катнаш фәннәрдән мәгълүматлар) таянып аңлатыла. Д. Рамазанова үз күзәтүләрен узган гасырның 70 нче елларындагы халык санын алу документлары аша ныгыта.
   Китапның электрон версиясе белән ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: http://www.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/2019/Рамазанова-2021-3.pdf.

Возврат к списку