«Татар могиканы» әдәби-музыкаль кичәсе

02.02.2021
  Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге хезмәткәрләре татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханның (1886–1926) тууына 135 ел тулуга багышланган «Татар могиканы» әдәби-музыкаль кичәсендә катнаштылар.
   Әлеге чара 22–29 гыйнвар көннәрендә Г.Тукай әдәби музеенда «Фатих Әмирхан атналыгы» кысаларында оештырылды. Әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ә.М. Закирҗанов классик әдипнең иҗатына багышланган докладында аның татар әдәбиятында зур урын алып торуын, мәгърифәтчелек идеяләреннән тәнкыйди реализмга һәм романтизмга «күпер салган» шәхес булуын билгеләп үтте.
  Язучының «Гарәфә кич төшемдә», «Фәтхулла хәзрәт», «Татар кызы», «Хәят», «Кадерле минутлар», «Габделбасыйр гыйшкы», «Чәчәкләр китерегез миңа», «Шәфигулла абзый» һ.б. хикәяләре һәм повестьлары, шулай ук «Яшьләр» һәм «Тигезсезләр» драмалары татар әдәбиятының алтын фондын тәшкил итә. Аның әсәрләре үз вакытында «Әлислах», «Кояш», «Йолдыз» һ. б. газеталарда да актив рәвештә нәшер ителгән.
   Кичәдә классикның әсәрләреннән өзекләр яңгырады, «Печән базары» спектакленнән Г.Тукай һәм Ф. Әмирхан дуслыгы турында эпизод күрсәтелде.

Возврат к списку