Рауза Солтанова - «Театраль роман-2020» премиясе лауреаты

Рауза Солтанова - «Театраль роман-2020» премиясе лауреаты 10.02.2021
   «Театраль роман-2020» премиясе лауреатлары узган елның декабрендә үк игълан ителгән иде. Алар арасында – сәнгать белеме докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова да бар («Татар театрының сценографиясе: төп этаплары, үсеш закончалыклары (ХХ – ХХІ гасыр башы» китабы өчен). Шушы көннәрдә Мәскәүдә лауреатларны бүләкләү тантанасы узды.
    Рауза Солтанова бүләкләү тантанасы барышында бәйгене оештыручыларга һәм китапны эшләүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Галимәнең монографиясе – татар театрының сценографиясен комплекслы өйрәнү юлындагы беренче тирән эчтәлекле хезмәт. Үзе әйтәп үткәнчә, автор әлеге мәртәбәле бүләкне, агымдагы елда 115 еллыгын билгеләүче татар театрының казанышларын тану дип бәяли.
   «Театраль роман» премиясе 2014 елда А.А. Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театр музее тарафыннан гамәлгә кертелде. Конкурсның максаты – театр турындагы әдәбиятның иҗтимагый әһәмиятен арттырып, авторларын бүләкләү, аны бастыру һәм тарату белән шөгыльләнүче нәшриятларның һәм фондларның абруен күтәрү. Төрле елларда бу премиянең лауреатлары булып күренекле мәдәният эшлеклеләре – РСФСРның халык артистлары Алла Демидова һәм Александр Ширвиндт, Россиянең халык артисты, режиссер Михаил Ливитин һәм башкалар танылдылар.
   Бу темага кагылышлы материаллар белән тулырак түбәндәге адреслар буенча да танышырга мөмкин: https://www.culture.ru/live/broadcast/12661/premiya-v-oblasti-literatury-o-teatre-teatralnyi-roman-2020 яки https://www.youtube.com/watch?v=8qNy_jaUND0&feature=youtu.be (сәнгать белеме докторы, «Театральный роман» премиясе жюри әгъзасы Дмитрий Трубочкин Р. Солтанованың китабы турында); http://www.gctm.ru/2021/01/29/bahrushinskij-muzej-provel-oflajn-czeremoniyu-nagrazhdeniya-laureatov-premii-teatralnyj-roman-2020/ (2021 елның 28 гыйнварында премияне тапшыру тантанасы турында).

Возврат к списку