Яңа китап: «Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты»

Яңа китап: «Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты» 02.02.2021
«Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты»
    (Мөхәммәтҗанов Р.М. Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты / төз.: И.И. Ямалтдинов, И.К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 228 б.)
   Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан нәшер ителгән яңа китапта Башкортстан татарлары халык иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән галим Риф Мөхәммәтҗанов (1939–1996) хезмәтләре тупланган.
   1960–1990 елларда, татар халык фольклорын җыю һәм өйрәнү максатында, филология фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы доценты Риф Мирхәбулла улы җитәкчелегендә Башкортстан Республикасында татарлар күпләп яшәгән районнарга утызга якын экспедиция оештырыла. Риф Мөхәммәтҗановның тикшеренүләре алга таба студентлар өчен берничә уку әсбабы, фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация булып формалаша.
   Яңа басылган китапта «Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: туй поэзиясе» (1977) һәм «Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: календарь поэзия» (1982) хезмәтләре, шулай ук авторның 1973–1992 елларда «Казан утлары» журналында дөнья күргән мәкаләләре урын аоган.
Китап белән Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: ссылка.

Возврат к списку