«Башкортстан татар сөйләшләре: ареаль аспект» исемле китап дөнъя күрде

«Башкортстан татар сөйләшләре: ареаль аспект» исемле китап дөнъя күрде 02.02.2021
    Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында филология фәннәре кандидаты, лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Миңнира Булатованың «Татарские  говоры Башкортостана: ареальный аспект» исемле китабы дөнья күрде.
    Башкортстан – бер миллионнан артык татарның туган ягы. Бу исә республика халкының өчтән бер өлешен тәшкил итә.
    М. Булатованың монографиясе Башкортстанның татар сөйләшләре формалашу мәсьәләләренә һәм аларның ареаль аспекттагы этнолингвистик характеристикаларына багышлана. Китапта әлеге сөйләшләрнең үзенчәлекләре башка татар сөйләшләре, әдәби тел, төрки телләр белән чагыштырма планда күрсәтелә. Шулай ук Башкортстанда татар сөйләшләре таралган территорияләрнең карта-схемасы да тәкъдим ителә.
    Хезмәт авторның диалектологик экспедицияләр вакытында (2011 – 2017 еллар) ареаль лингвистика методларын кулланып җыйган материаллары нигезендә язылган. Китапның тулы электрон версиясе белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: ссылка.
М. Булатова монографиясе турында мәгълүмат шулай ук Интертат сайтында, түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: https://intertat.tatar/news/story_/21-01-2021/mi-nira-bulatova-bashkortstanny-k-nbatyshynda-tatar-telene-minz-l-s-yl-she-5800620.

Возврат к списку