Татар теле. Россиянең икенче теленә әверелгән төрки халыклар койнесы

Татар теле. Россиянең икенче теленә әверелгән төрки халыклар койнесы 24.12.2020
«Татар теле. Россиянең икенче теленә әверелгән төрки халыклар койнесы»
   Журналист Анна Ефремованың «ПостНаука» сайтында бастырылган мәкаләсе әлеге исем белән атала. Аны әзерләүдә эксперт сыйфатында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов, институтның лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров, Мәскәү дәүләт педагогика университеты Филология институтының гомуми тел белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Ландыш Латфуллиналар катнашты.
   Интернет-мәкаләдә татар әдәби теле тарихы, аның лексикасы, фонетик һәм грамматик үзенчәлекләре, фразеология мәсьәләләре чагылыш таба.
   Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның хәзерге һәм борынгы телләре турында сөйли торган «Россия телләре» мәгърифәтчелек проектын Президент грантлары фонды, Россия фәннәр академиясенең В.В. Виноградов исемендәге Рус теле институты, шулай ук Тел белеме институты, Миграция һәм этник тикшеренүләр төркеме ярдәме белән «ПостНаука» нәшрият йорты гамәлгә ашыра.
    Мәкалә белән тулырак түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://postnauka.ru/longreads/155720.

Возврат к списку