Хәзерге шартларда туган телләрне укыту: нәтиҗәле методикалар һәм технологияләр

Хәзерге шартларда туган телләрне укыту: нәтиҗәле методикалар һәм технологияләр 23.12.2020
   Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Г.Н. Мөхәрләмова, М.М. Шәкүрова, Л.М. Гыйниятуллина, Д.М. Абдуллина «Хәзерге шартларда туган телләрне укыту: нәтиҗәле методикалар һәм технологияләр» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. 
    Доржи Банзаров исемендәге Бурят дәүләт университеты (Улан-Удэ шәһәре) базасында үткәрелгән бу фәнни чарада галимнәр милли мәгариф өлкәсендәге соңгы эшләнмәләр белән уртаклашты. ТӘһСИ хезмәткәрләренең доклады туган (татар) тел һәм әдәбият укытуның актуаль проблемаларына багышланган иде.
   Иҗтимагый тормыштагы үзгәрешләр милли мәгарифкә дә яңа таләпләр куя, һәм Татарстан үрнәге күрсәткәнчә, алар татар телен һәм әдәбиятын укытуның күп кенә якларына кагыла, уку предметларының эчтәлеге дә үзгәрә.
  Соңгы вакыттагы үзгәрешләр турында сөйләшүне дәвам итеп, ТӘһСИ вәкилләре туган телне укытуда коммуникативлык принцибының роле зур булуын, моңа бәйле рәвештә укытуда компетенцияләрне формалаштыру проблемасы актуальләшүен билгеләп үттеләр: әгәр элегрәк өстенлек лингвистик юнәлешкә бирелсә, хәзер төп бурычлар, нигездә, укучыларда коммуникатив осталыкны үстерү белән бәйле.
   Санап кителгән укыту үзенчәлекләре «Туган (татар) тел», «Туган (татар) телдә әдәби уку», «Туган (татар) әдәбият» предметлары буенча яңа үрнәк белем бирү программаларында да чагылыш тапты, алар экспертларның уңай бәясен алды һәм Үрнәк программаларның федераль дәүләт реестрына кертелде. Хәзер республикада яңа укыту-методик комплектларын эшләү әлеге программалар нигезендә алып барыла.
   Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләренең чыгышы конференциядә Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

Возврат к списку