Россия һәм БДБ илләре халыклары фольклоры

Россия һәм БДБ илләре халыклары фольклоры 18.11.2020
   12–16 ноябрьдә Россия сәнгать институты (Санкт-Петербург шәһәре) тарафыннан оештырылган V Халыкара фәнни конгресс һәм IX Халыкара фольклорчылар мәктәбе эше «Россия һәм БДБ илләре халыклары фольклоры» темасына багышланган иде.
   Филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәммәтҗанованың конгрессның онлайн-утырышында ясаган доклады татар календарь-йола фольклоры элементларының берсе – сөрән йоласына багышланган иде («Сөрән: йола семантикасы һәм аның ритуаль эчтәлеге»). Тыңлаучылар арасында кызыксыну уяткан әлеге чыгышта сөрән җырлары, аларның поэтикасы, структурасы һәм функцияләре анализланды, борынгы йоланың семантикасы һәм ритуаль эчтәлеге ачылды.
   Филология фәннәре кандидаты, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйлә Дәүләтшинаның «Казан татарларының хәзерге заман традицияләрендә яңгыр чакыру йолалары: календарь һәм окказиональлек араларында» исемле докладында әлеге йоланың вариантлары һәм аларның структурасы каралды, бу үз чиратында кайбер календарь йолаларының окказиональ статуска күчүе турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде.
   Халыкара фәнни конгресс һәм Халыкара фольклорчылар мәктәбенең эшендә катнашучылар 50дән артык доклад һәм лекция тыңладылар, мастер-класслар карадылар.

Возврат к списку