Евразия киңлекләрендә тюркология: буыннар дәвамчанлыгы

09.11.2020
   Соңгы көннәрдә күрше Башкортстан Республикасы башкаласы Уфа шәһәрендә филология һәм гуманитар фәннәр проблемаларына багышланган берничә чара узды, аларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре дә актив катнашты.
    29 октябрьдә филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәридә Таһирова Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, профессор, филология фәннәре докторы Алмас Шәйхуловның тууына 75 ел тулуга багышланган «Евразия киңлекләрендә тюркология: буыннар дәвамчанлыгы» Халыкара фәнни-гамәли онлайн-конференциясендә катнашты. Чара галимнең укучылары һәм тарафдарлары эшләгән берничә фәнни оешма тырышлыгы белән оештырылды.
   Конференциянең пленар өлеше юбилярны котлаулар белән башланып китте. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле А. Дәүләтшин Алмас Шәйхуловка Бөтендөнья татар конгрессының югары бүләген – «Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен» медален тапшырды. Шулай ук Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге күренекле галимнәр котлау сүзләрен җиткерде. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты исеменнән юбилярны Ф.И.Таһирова котлады һәм «Татар теленең алты томлы аңлатмалы сүзлеге өчен лексик берәмлекләрне сайлап алу мәсьәләсе» дигән темага фәнни доклад белән чыгыш ясады.
    Конференция эшендә лексикология һәм диалектология бүлегенең фәнни хезмәткәре Әлфия Булатова да катнашлык курсәтте.
*****
   30 октябрьдә Башкортстан Республикасы башкаласы Уфа шәһәрендә «Бүгенге дөньяда халык мәдәнияте: традицияләр, чичәнлек һәм йолалар» темасына VI Бөтендөнья фольклориадасына багышланган Халыкара фәнни-гамәли онлайн-конференция үтте. Әлеге чарада Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Ә.М. Закирҗанов катнашты, ул «А. Гыйләҗев иҗатында фольклор традицияләре («Ефәк баулы былбыл кош» пьесасы мисалында)» дигән темага чыгыш ясады.

Возврат к списку