Татар теле буенча төп гомуми белем бирү программасын үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләренә ирешүдә төп ресурс буларак дәреслек

02.11.2020
    28 октябрь көнне филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Мөслимә Шәкүрова «Татар теле буенча төп гомуми белем бирү программасын үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләренә ирешүдә төп ресурс буларак дәреслек» дигән фәнни-методик семинарда катнашты. Чара М. Акмулла исем. Башкорт дәүләт педагогика университеты, Башкорт дәүләт университетының Эстәрлетамак филиалы һәм Эстәрлетамак шәһәренең 5 нче гимназиясе тарафыннан оештырылган иде.
    Онлайн форматта узган бу семинарда Башкортстан Республикасының рус телендә белем бирүче мәктәпләрендә 1–4нче сыйныф укучыларына татар теленнән уку-укыту әсбаплары, аларның структурасын һәм эчтәлеген ачучы материаллар тәкъдим ителде.
    Мөслимә Мәгъсүм кызы үзенең докладында катнашучыларны Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан башлангыч мәктәп укучыларына татар телен укыту өчен эшләнгән заманча «Туган тел» укыту-методик комплекты белән таныштырды, укучыларның татар телен төрле дәрәҗәдә белүләрен исәпкә алып төзелгән комплект аларның коммуникатив компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелүе турында сөйләде. М.М. Шәкүрова билгеләп үткәнчә, яңа укыту-методик комплектында тел компетенцияләрен формалаштыру укучыларның татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, халык иҗаты, әдәбияты турында белемнәрен киңәйтү белән үрелеп бара. Комплектка кергән аудиодиск һәм электрон дәреслекләр дә заманча таләпләргә туры килә.
    Семинар эшендә Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Б.И. Зиннуров, татар теленнән уку әсбапларын төзү буенча иҗат төркеме вәкилләре, республика гомуми белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Возврат к списку