Рецензия на книгу Ф. Миннулиной

Рецензия на книгу Ф. Миннулиной 19.10.2020
     Филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ф. Миңнуллинаның күптән түгел дөнья күргән «Жанр драмы в татарской драматургии рубежа XX–XXI веков» («XX–XXI гасырлар чиге татар драматургиясендә драма жанры») дип аталган монографиясендә күрсәтелгән чорда драма жанрының үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш тенденцияләрен бәяләү омтылышы ясала.
     ХХ гасыр ахыры – ХХI гасыр башында татар драматургиясе эзләнүләр чорына керә. Иҗтимагый-сәяси тормыштагы үзгәрешләрне, шулай ук рус-европа әдәбияты тәэсирендә чынбарлыкны чагылдыруның яңадан-яңа формаларын, алым-чараларын барлый. Гомумән, яңа гасыр җәмгыятькә алып килгән үзгәрешләр татар әдипләре иҗатына, әсәрләр тукымасына да үтеп керә. Сәхнә әдәбиятындагы яңалыклар төрле яссылыкта чагылыш таба. Ф.Х. Миңнуллинаның «Жанр драмы в татарской драматургии рубежа XX – XXI веков» («XX гасыр башы – XXI гасыр ахыры татар драматургиясендә драма жанры») дип исемләнгән монографиясендә ХХ гасыр ахыры – XXI гасыр башында иҗат ителгән драма жанрының үзенчәлекләре, үсеш-үзгәреш тенденцияләре һәм аерым драматургларның әдәби-эстетик эзләнүләре, сәнгатьчә фикерләүдәге табышлары бәяләнә. Соңгы елларда дөнья күргән сәхнә әсәрләренә нигезләнеп, җыентыкта яшәешнең әхлакый, социаль-иҗтимагый мәсьәләләре милләт язмышы, яшәү мәгънәсе, шәхеснең үз-үзен табуы, шул ук вакытта заман алып килгән үзгәрешләр алдында кешенең көчсез булуы, җан тынычлыгы таба алмыйча, әйләнә-тирәсендәгеләр белән каршылыкка керүе кебек мәсьәләләрнең үзәккә алынуы да билгеләнә.
    Китап филологларга, укытучыларга, аспирантларга, студентларга һәм милли драматургия белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.



Возврат к списку