Марий Элда гуманитар фәннәр: нәтиҗәләр һәм үсеш перспективалары тат

Марий Элда гуманитар фәннәр: нәтиҗәләр һәм үсеш перспективалары тат 01.10.2020
    Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин җитәкчелегендәге делегация «Марий Элда гуманитар фәннәр: нәтиҗәләр һәм үсеш перспективалары» дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Чара Марий Эл Республикасының оешуына 100 ел тулуга һәм В.М. Васильев исемендәге Мари тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты оешуга 90 ел тулуга багышланган иде. 
   Казан, Чебаксар, Йошкар-Ола һ.б. шәһәрләрдәге фәнни үзәкләрдән килгән галимнәр гуманитар фәннәр өлкәсендәге казанышлары һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, дисциплинаара һәм төбәкара хезмәттәшлекне киңәйтү юллары турында фикер алыштылар.
   В.М. Васильев исемендәге Мари тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты коллективын бәйрәм белән котлап, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин институтның мари телен, әдәбиятын, халык иҗатын, тарихын, этнографиясен өйрәнүдә ирешкән уңышларын билгеләп үтте, киләчәктә дә яңа фәнни ачышлар теләде һәм ТӘҺСИ галимнәренең соңгы елларда әзерләнгән басмаларын бүләк итте. 
 Казан галимнәре конференциянең секция утырышларында да актив катнаштылар. Филология фәннәре докторы, әдәбият белеме бүлеге җитәкчесе Әлфәт Закирҗанов Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан әзерләнгән 8 томлык «Татар әдәбияты тарихы» хезмәте белән таныштырды. Филология фәннәре кандидаты, лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәенова «Хәзерге заман контекстында лингвистика һәм әдәбият белеменең актуаль проблемалары» секциясенең модераторы буларак чыгыш ясады.

Возврат к списку