XX – XXI гасыр башында төбәкләр киңлегендә тарихи хәтерне трансформацияләү

XX – XXI гасыр башында төбәкләр киңлегендә тарихи хәтерне трансформацияләү 12.10.2020
     6 – 8 октябрьдә Ульяновск шәһәрендә В.И. Ленинның тууына 150 ел тулуга багышланган «XX – XXI гасыр башында төбәкләр киңлегендә тарихи хәтерне трансформацияләү» II Халыкара тарихчылар, фәлсәфәчеләр һәм публицистлар форумы узды.
   Чара кысаларында В.И. Ленин исемендәге Китап сараенда (Ульяновск өлкәсе фәнни китапханәсе) Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең хезмәтләрен тәкъдим итү булды.
    Институт эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында тышкы элемтәләр һәм инновацион эшчәнлек буенча директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Ибраһимов Марсель Илдар улы чыгыш ясады.
  Институтның экспедиция эшчәнлеге һәм шуның бер нәтиҗәсе буларак «Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» сериясендә дөнья күргән «Милли-мәдәни мирасыбыз: Ульяновск өлкәсе татарлары» китабы турында халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ямалтдинов Илмир Илдар улы сөйләде.
    Милли сәнгатьне өйрәнүнең яңа аспектлары белән тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать белеме докторы Солтанова Рауза Рифкать кызы таныштырды.
   Очрашу барышында Ульяновск өлкәсенең стратегик тикшеренүләр үзәге һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты арасында фәнни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
   Казан галимнәре Ульяновск өлкәсе фәнни китапханәсенә һәм Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә Институт тарафыннан соңгы елларда нәшер ителгән китапларны тапшырдылар. Автономия рәисе Сафин Рәмис Фарук улы Ульяновск өлкәсе татарларының рухи һәм матди мирасын өйрәнү буенча алып барылган фәнни-тикшеренү эшләре һәм Казаннан алып килгән китаплар өчен Институт хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Возврат к списку