Башлангыч белем бирү оешмалары хезмәткәрләре һәм студентлар өчен «Педагогик белем бирү» юнәлеше буенча республика зона семинарлары

Башлангыч белем бирү оешмалары хезмәткәрләре һәм студентлар өчен «Педагогик белем бирү» юнәлеше буенча республика зона семинарлары 15 Ноября 2023

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе «Имтихан» нәшрияты (Мәскәү шәһәре) белән берлектә Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренә мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтү максатыннан 2023 елның 27, 28, 29 ноябрендә башлангыч белем бирү оешмалары хезмәткәрләре һәм студентлар өчен «Педагогик белем бирү» юнәлеше буенча республика зона семинарлары үткәрә.

Семинарларны оештыручылар – ТР ФА Квалификация күтәрү үзәге, оештыруда ярдәм күрсәтүчеләр – ТР Түбән Кама муниципаль районының «ТР НМР 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбе», ТР Арча муниципаль районының ГАПОУ «Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте», Казан шәһәре Яңа Савин районының «179нчы Гимназия-мәгариф үзәге».

Семинарда, башлангыч сыйныфлар укытучысы ТРИЗ-педагог, социаль-эмоциональ белем бирү эксперты, уку-методик әсбаплар авторы; «НЦИО» АНО һәм «Имтихан» нәшриятының лектор-методисты Винокурова Ирина Анатольевна катнаша.

2023 елның 25 ноябренә кадәр гариза җибәреп мәгариф хезмәткәрләренең катнашуын раслауны сорыйбыз. Гариза гугл формасы рәвешендә тутырыла (гиперссылкада күрсәтелгән сылтаманы браузерның адрес юлына күчереп куярга кирәк).

Укыту семинарлары түбәндәге адреслар буенча узачак:

– 2023 елның 27 ноябре, МБОУ «ТР НМР 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында (Түбән Кама шәһәре, Бызов ур., 18Б йорт),

– 2023 елның 28 ноябрендә Казан шәһәре Яңа Савин районының «179нчы Гимназия-мәгариф үзәге» базасында (Казан шәһәре, Абсәләмов урамы, 29а);

– 2023 елның 29 ноябрендә ТР Арча муниципаль районының ГАПОУ «Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте» базасында (Арча шәһәре, Вәгыйзовлар ур., 14 йорт).

Семинарда катнашучыларны теркәү вакыты: 8.00-9.50 сәгать.

Семинарның дәвамлылыгы: 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.

Семинар тәмамлангач, катнашучыларга катнашу турында сертификатлар бирелә.

Өстәмә мәгълүматны телефон аша белешергә мөмкин:

8 (843) 2925816 - ТР Фәннәр Академиясенең Квалификация күтәрү үзәге.

 

Сылтама:

 - мәгълүмати хат;

- зоналар буенча семинар темалары;

- республика зонасеминарларына теркәлү өчен сылтама һәм координаторлар буенча мәгълүмат.


Возврат к списку