«Ефәк юлы: Идел-Каспий коридоры» беренче субрегиональ конференция

«Ефәк юлы: Идел-Каспий коридоры» беренче субрегиональ конференция 2 Ноября 2023

2023 елның 23-25 октябрендә Бакуда ЮНЕСКО һәм Япония Траст фондының (Japan FiT) «Ефәк юлының Бөтендөнья мирасы номинациясе процессына ярдәм» (III Фаза) проекты кысаларында «Ефәк юлы: Идел-Каспий коридоры» беренче еллык субрегиональ конференциясе узды.

Чара ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы үзәге һәм Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты (МИЦАИ, Сәмәрканд шәһәре), Әзербайҗан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Әзербайҗан Республикасының ЮНЕСКО каршындагы Даими вәкиллеге һәм Әзербайҗан Республикасының ЮНЕСКО эшләре буенча Милли комиссиясе белән берлектә оештырды.

Чарада Россия, Казахстан, Төркмәнстан, Англия, Япония, Иран вәкилләре катнашты. Конференция эшендә Татарстан Республикасыннан А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы Айрат Габит улы Ситдыйков катнашты.

Конференция барышында «Ефәк юлы: Идел-Каспий коридоры»н идентификацияләү һәм документлаштыру проектында катнашучы илләрнең эшчәнлеге һәм аның аерым потенциаль компонентларының саклануы каралды.

Чара нәтиҗәләре буенча «Ефәк юлы: Идел-Каспий коридоры» мирасын үз эченә алган комплекслы фәнни тикшеренүләр үткәрүнең мөһимлеген ассызыклаучы һәм номинацияләү процессын координацияләү һәм нәтиҗәле гамәлгә ашыру кирәклеген искәртүче Баку резолюциясе кабул ителде.

Бу чара киләчәк буыннар өчен “Ефәк юлы”ның мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыруда мөһим адым булды.


Возврат к списку