ТР Фәннәр академиясе хезмәткәрләренә Россия Федерациясе Хәрби фәннәр академиясенең рәхмәт белдерүе

ТР Фәннәр академиясе хезмәткәрләренә Россия Федерациясе Хәрби фәннәр академиясенең рәхмәт белдерүе 9 Ноября 2023

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе И.А.Гыйләҗев һәм галим-секретарь М.З.Хәбибуллин Хәрби фәннәр академиясе вице-президенты, РФ Оборона министрлыгының генераль инспекторы, генерал-полковник В.П.Баранов исеменнән дипломнар белән бүләкләнделәр. Дипломнар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты һәм РФ Хәрби фәннәр академиясе арасындагы хезмәттәшлекне үстерү һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең тулы хокуклы әгъзасы, армия генералы М.А.Гәрәевның тууына 100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни конференциясен оештыру өчен тапшырылды.

Россия Федерациясе Оборона министрлыгының генераль инспекторы, хәрби фәннәр докторы, тарих фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, хәрби фәннәр академиясе президенты, армия генералы Гәрәев Мәхмүт Әхмәт улының фәнни эшчәнлеген өйрәнүгә багышланган Бөтенроссия фәнни конференциясе 2023 елның 20-21 июнендә Фәннәр академиясендә узды.

Конференция эшендә Мәскәү, Казан, Оренбург, Ульяновск, Йошкар-Ола, Саранск, Чебоксар һ.б. илләрдән 70тән артык катнашучы катнашты. Россия Федерациясе Хәрби фәннәр академиясенең профессор-укытучылар һәм җитәкче составы киң тәкъдим ителде. Фәнни конференция эше Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты фәнни мәйданчыкларында узды, анда үз докладлары белән галимнәр, хәрби җитәкчеләр һәм төрле дәүләт хакимият структуралары вәкилләре чыгыш ясады.

Чыгышлар нәтиҗәләре буенча институт иллюстрацияле җыентык әзерләгән, ул 2023 ел ахырында басылып чыгачак.


Возврат к списку