2023 елда А.Н.Туполев исемендәге халыкара премия 10 ноябрьдә тапшырылачак

2023 елда А.Н.Туполев исемендәге халыкара премия 10 ноябрьдә тапшырылачак 8 Ноября 2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның 19.09.2023 №653 Указы белән инженерлык фәннәре өлкәсенә керткән зур өлеше өчен А.Н.Туполев исемендәге халыкара премия Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехник университеты ректоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Рудский Андрей Ивановичка (Россия, Санкт-Петербург шәһәре) бирелде.

Премия аддитив һәм гибрид технологияләр өчен интерметаллид һәм композицион порошок материалларын, металл-углерод композицион материалларын үз эченә алган конструкция материалларының киң классын эшләү өлкәсендәге эш циклы өчен бирелә.

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның премияне тапшыруы, шулай ук премия лауреатынның "Глобаль көндәшлеккә сәләтле технологияләр, продуктлар һәм материаллар – заманча проблемаларга җавап" лекциясен укуы һәм КНИТУ-КАИ профессорлар исемелегенә кертелүе һәм А.Н.Туполевның туган көненә багышланган башка тантаналы чаралар А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ галимнәр советы утырышында, 2023 елның 10 ноябрендә 15.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Четаев урамы, 8 нче йорт адресы буенча узачак.

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Премия ике елга бер тапкыр Россия яки чит ил галимнәрен инженерлык фәннәре өлкәсенә керткән зур өлеше өчен һәм күренекле совет авиаконструкторы А.Н.Туполев истәлеген мәңгеләштерү максатыннан тапшырыла. А.Н.Туполев исемендәге халыкара премия А.Н.Туполевның туган көнендә, 10 ноябрьдә бирелә һәм Татарстан Республикасы Раисы тарафыннан тапшырыла.


Возврат к списку