Нурлат муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин һәм ТР ФА Гаилә һәм демография үзәге катнашында «Бердәм Россия көне»

Нурлат муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин һәм ТР ФА Гаилә һәм демография үзәге катнашында «Бердәм Россия көне»  1 Ноября 2023

2023 елның 31 октябрендә Нурлат муниципаль районының Нурлат шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин катнашында «Бердәм Россия көне» һәм «Көчле гаилә» партия проектлары чаралары кысаларында «Заманча җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен формалаштыру һәм ныгыту» семинар-практикумы узды. Чара традицион кыйммәтләрне алга сөрү, гаилә һәм никах институтын ныгыту белән бәйле мәсьәләләрне тикшерүгә шулай ук гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләүгә багышланды.

Чараларның максаты: традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаиләне булдыру һәм саклау һәм демографик ситуацияне оптимальләштерү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү, гаиләне планлаштыру һәм сәламәт бала табу, кыйммәт ориентирларын формалаштыру: гаиләгә, ата-аналарның хокукларына һәм абруена югары хөрмәт, гаилә тормышының һәм балаларны тәрбияләүнең традицион мәдәниятен ныгыту һәм аларга ярдәм итү теләге, юридик һәм психологик консультацияләр үткәрү, гаиләдә рухи-әхлакый аспектлар турында фикер алышу.

ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, социаль фәннәр докторы, РФА иҗтимагый фәннәр бүлегенең «Россиянең демографик һәм миграция проблемалары» фәнни советы әгъзасы Ч.И.Илдарханова чарада «Нурлат муниципаль районының демографик перспективалары»доклады белән чыгыш ясады.


Возврат к списку