Мәгариф оешмасында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча квалификация күтәрү программасы ачылу

Мәгариф оешмасында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча квалификация күтәрү программасы ачылу 31 Октября 2023

2023 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларыннан 154 җитәкче кадрлар һәм педагогик хезмәткәрләр өчен «Мәгариф оешмасында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы ачылды.

Әлеге программаны 2023 елның 31 октябреннән 3 ноябренә кадәр ТР Фәннәр академиясенең Квалификация күтәрү үзәге гамәлгә ашыра.

Программаны рәсми ачуда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, икътисад фәннәре докторы Вадим Васильевич Хоменко, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Халикович Гәрәев, ТР ФА Квалификация күтәрү үзәге җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Салихова Лилия Фәнур кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең заманча мәктәп шартларында балалар һәм яшүсмерләрнең деструктив тәртибен профилактикалау «Бәхетле тормышка хокук» инновацион проектының фәнни җитәкчесе, психология фәннәре кандидаты Герасимова Вера Вадим кызы катнашты.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тәкъдим иткән «Мәгариф оешмасында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау» квалификация күтәрү программасы федераль һәм республика дәрәҗәсендәге хөкүмәт документларын башкару йөзеннән, шулай ук Татарстан Республикасы муниципалитетларының идарә аппараты һәм педагогик һөнәри берләшмә мөрәҗәгатьләрен үтәү өчен эшләнгән. Ул үзендә мәгариф мохитендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалауның методологик, методик һәм инструменталь аспектларын берләштерә.

«Мәгариф оешмасында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашыру барышында терроризмның асылы төрле яклардан ачылачак, тыңлаучылар әлеге өлкәдә системалы профилактика эшен төзү буенча фактик инструкция алачак.

Әлеге программаны үзләштерү мәгариф оешмасында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча һөнәри эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен идарәче кадрларның һәм педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерүгә ярдәм итәчәк


Возврат к списку