Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты фәнни хезмәткәре «Таяну ноктасы» тапшыруында катнашты

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты фәнни хезмәткәре «Таяну ноктасы» тапшыруында катнашты 27 Октября 2023

2023 елның 26 октябрендә ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Энциклопедистика үзәгенең фәнни-мәгълүмати тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Рәфикъ Сәлахиев «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында «Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында» закон проектын тикшерүгә багышланган «Таяну ноктасы» тапшыруында катнашты.

Закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 48 нче утырышында беренче укылышта кабул ителде. Документ гражданнарны патриотик тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен, аның максатын, принципларын, бурычларын билгели.

https://tnv.ru/tv-projects-item/tayanu-noktasy


Возврат к списку