«Математика укыту һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе-2024: төп үзгәрешләр һәм әзерлек үзенчәлекләре» семинары

«Математика укыту һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе-2024: төп үзгәрешләр һәм әзерлек үзенчәлекләре» семинары 25 Октября 2023

2023 елның 25 октябрендә Казан шәһәре Совет районының МБОУ “№180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе” базасында «Математика укыту һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе-2024: төп үзгәрешләр һәм әзерлек үзенчәлекләре» практик юнәлешле республика семинары узды. Семинар табигый-математик циклны күзәтүче муниципаль мәгариф идарәсе органнары методистлары һәм муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләренең математика укытучылары өчен уздырылды.

Семинар Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренә мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтү максатыннан «Имтихан» нәшрияты белән берлектә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Квалификация күтәрү үзәге тарафыннан оештырылды.

Математика буенча ГИА-2024 гә әзерлекнең төп үзгәрешләрен һәм үзенчәлекләрен №366 нчы ФМЛ математика укытучысы, математика буенча БДИ предмет комиссиясе җитәкчесе, укытучылар өчен бөтенроссия һәм шәһәр конкурсларының күп тапкыр җиңүчесе һәм призеры, математика буенча берничә методик кулланма авторы һәм автордашы Вольфсон Георгий Игоревич аңлатып бирде.

Семинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

-2023 елда математика буенча ГИА үткәргәндә ясалган нәтиҗәләрне һәм хаталарны исәпкә алып, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек һәм уку процессын камилләштерү буенча киңәшләр;

- математика буенча ГИАга укучыларны нәтиҗәле әзерләү буенча методик киңәшләр;

- математика буенча төп дәүләт (ОГЭ) һәм бердәм дәүләт имтиханнарына (ЕГЭ) укучыларны әзерләүнең нәтиҗәле ысуллары һәм алымнары;

- математика укытучысының укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшыруга әзерләү буенча эшенең төп принциплары;

- дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларны әзерләү буенча укытучының эш системасы һәм математика буенча ОГЭ һәм ЕГЭ;

- имтиханнарга әзерләнү өчен файдалы ресурслар.

Семинар эшендә Татарстан Республикасының 42 муниципаль районыннан 323 мәгариф хезмәткәре катнашты: мәгариф оешмаларының математика укытучылары, математика фәнен укытуны күзәтүче методистлар, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, өстәмә һөнәри белем билү оешмалары методистлары.

Семинар эшендә катнашкан барлык мәгариф хезмәткәрләренә «Имтихан» нәшриятыннан сертификатлар һәм лектор чыгышының презентациясе тапшырылды.

Катнашучылар семинарның кирәкле вакытта уздырылуын, практик юнәлешле булуын билгеләп үттеләр, ТР Фәннәр академиясенең Квалификация күтәрү үзәгенә һәм лекор Г.И.Вольфсонга рәхмәт белдерделәр.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Квалификация күтәрү үзәге «Имтихан» нәшрияты ҖЧҖенә (Мәскәү шәһәре), Казан шәһәре Совет районының №180 нче күп профильле полилингваль гимназиясенә  практик юнәлешле республика семинары оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәт белдерә.


Возврат к списку