Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә җиде томлык «Идел-Урал буе археологиясе» басмасын тәкъдир иттеләр

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә җиде томлык «Идел-Урал буе археологиясе» басмасын тәкъдир иттеләр 26 Октября 2023

Басманы әзерләү 2016 елдан ук «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды. Басманың авторлык коллективы составында 100 гә якын тикшеренүче эшләгән, алар Казан, Мәскәү, Уфа, Ижевск, Самара, Йошкар-Ола, Чебоксар, Саранск, Әстерхан, Сыктывкар, Киров фәнни үзәкләреннән һәм югары уку йортларыннан әйдәп баручы археологлар.

Презентацияне ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов ачып җибәрде. «Бу зур эш таләп итүче бик зур күләмле проект – 15 төбәктән 100 дән артык тикшерүче. Шулай ук республика җитәкчелегенә әлеге мөһим проектка финанс ярдәме өчен рәхмәтле», - дип ассызыклады Рифкать Миңнеханов.

Чарада шулай ук Венгриянең Казандагы Генераль консулы Сергей Сюч, Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Насриев Фәриддин Бадриддин улы, Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы вице-генконсулы Хань Мин-юй, Цинь Сунмао Генераль Консуллыгының икенче секретаре һәм Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы Вице-консулы Джанкат Шамил Оруч катнашты.

Җиде томлык "Иде-Урал археологиясе" басмасы Евразия континентының әһәмиятле һәм уникаль тарихи-мәдәни өлкәләренең берсенә булган археологик тикшеренүләрнең ярты гасырдан артык тәҗрибәсенә заманча академик караш булып тора. Тикшеренү археологик мәгълүматларга яңача карарга һәм аларны Идел-Урал төбәге халкының борынгы заманнардан алып яңа заманның башлангычына кадәр тарихын комплекслы реконструкцияләү өчен нигез итәргә мөмкинлек бирә.

ТР Фәннәр академиясе фойесында җиде томлык «Идел-Урал буе археологиясе» басмасының тулы чыгарылышы күргәзмәсе оештырылды.


Возврат к списку