Бөтен Россия буенча педагоглар һәм тармак идарәчеләре өчен «Мәгариф флагманнары» конкурсының ярымфиналы старт алды

Бөтен Россия буенча педагоглар һәм тармак идарәчеләре өчен «Мәгариф флагманнары» конкурсының ярымфиналы старт алды 17 Октября 2023

17-18 октябрьдә Татарстан Республикасында «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Мәгариф флагманнары» һөнәри конкурсының ярымфиналы уза. Һөнәри компетенцияләр һәм махсус (һөнәри) белемнәр формалашуын комплекслы бәяләүгә юнәлдерелгән конкурс биремнәрен бәяләү нәтиҗәләре буенча төбәк ярымфиналына 29 педагог һәм идарәче чыкты, төбәкнең көндезге этабында 23 конкурсант катнаша.

«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Мәгариф флагманнары» проекты Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Мәгариф» милли проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Ул Россиянең федераль, региональ яки муниципаль мәгариф системаларының кадрлар резервына эләгү перспективасы белән мәгариф өлкәсендә иң талантлы һәм мотивацияле идарәчеләрне, педагогик хезмәткәрләрне һәм студентларны эзләү һәм аларга ярдәм итү өчен шартлар тудыра.

«Педагог һәм остаз елында «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Мәгариф флагманнары» конкурсында катнашу аеруча дәрәҗәле. Биредә педагогик осталыкның югары дәрәҗәсен күрсәтүче мәгариф өлкәсенең иң яхшы вәкилләре җыела. Конкурс ярдәмендә мәктәпләргә, колледжларга һәм югары уку йортларына югары класслы белгечләр һәм талантлы җитәкчеләр килә. Ярымфиналда катнашучыларның һәрберсе яхшы нәтиҗә күрсәтер, ул киләчәктә педагогик карьераның нигезе булачак һәм коллектив белән оста идарә итүгә ярдәм итәчәк», – дип билгеләп үтте Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев.

«Мәгариф флагманнары» һөнәри конкурсы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган Россия Федерациясендә Педагог һәм остаз елын үткәрү буенча төп чаралар планына кертелгән.

«100 000нән артык кеше «Мәгариф флагманнары» конкурсында катнашырга гариза бирде. Дистанцион этапта мәгариф өлкәсендә 14 195 идарәче һәм 57 635 педагог катнашты. Шулар арасында иң күп балл җыйган 2183 конкурсант бөтен Россия буенча узачак төбәк ярымфиналында очраша. Конкурсантлар җыелган барлык белемнәрен һәм практикаларын куллана алачакларына, башка төбәкләрдән килгән компетентлы профессионаллар белән тәҗрибә уртаклаша алачакларына ышанам. Ярымфиналда уңышлар телим! Барлык катнашучылар, нәтиҗәләренә карамастан, зур гаиләнең, бердәм профессиональ берләшмәнең бер өлеше булырлар һәм үзләре өчен яңа нәрсә белерләр дип өметләнәм»,-дип билгеләп үтте «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директорының беренче урынбасары Алексей Агафонов.

Конкурсның ярымфиналы нәтиҗәләре буенча бәяләү комиссиясе экспертларының берсе – Салихова Лилия Фәнүр кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Квалификация күтәрү үзәге җитәкчесе «Мәгариф өлкәсендә педагоглар һәм идарәчеләр» максатчан төркеме буенча конкурс финалистларын билгеләячәк. Көндезге этап нәтиҗәләре буенча 3 финалист Бөтенроссия конкурсында катнашачак.

Финал агымдагы елның ноябрендә узачак.


Возврат к списку