ТР ФА Гаилә һәм демография үзәгенең Яр Чаллы шәһәренә һәм Зәй муниципаль районына фәнни экспедициясе
2023 елның 19 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең 17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Чаллы шәһәре мәгариф идарәсенең оештыру-педагогик тәэмин итү һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Р.Р.Касыймова җитәкчелегендә киңәшмә оештырылды. Шулай ук Зәй муниципаль районы хакимиятендә башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Е.А.Васильева җитәкчелегендә киңәшмә үткәрелде, анда ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Илдарханова Ч.И. катнашты
ТР ФА Гаилә һәм демография үзәге 2023 елга ТР Президентының ТР Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыру буенча комплекслы эш планының 87 пунктын үтәү өчен гамәлгә ашырыла торган «Туучылар санын арттыру факторы буларак буыннар арасындагы интеракцияләр» социологик тикшеренүнең максаты турында сөйләде, Чаллы шәһәре һәм Зәй муниципаль районының демографик хәле турында аналитик доклад белән таныштырды.