Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов ТР Фәннәр академиясе аспирантурасын тәмамлаучыларны котлады

Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов ТР Фәннәр академиясе аспирантурасын тәмамлаучыларны котлады 20 Октября 2023

19 октябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә аспирантлар чыгарылышына багышланган тантаналы чара узды. 6 әзерлек юнәлеше буенча 11 аспирант дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы узды һәм, аспирантураны тәмамлап, «Тикшеренүче. Укытучы-тикшеренүче» квалификациясе бирелү турында диплом алу хокукын раслады.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов чыгарылыш укучыларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул аспирантураны тәмамлау турында дипломның югары статусын билгеләп үтте һәм чыгарылыш укучыларына киләсе мөһим адым кандидатлык диссертациясен яклау булырга тиешлеген искәртте. Рифкать Нургали улы ассызыклаганча, ТР Фәннәр академиясендә диссертация яклау өчен барлык шартлар да тудырылган. Президент чыгарылыш укучыларына фәндә карьера үсеше, инновацион проектлар төзүдә алга таба уңышлар, энтузиазм, җәмгыятькә файда һәм үзләренә иминлек китерүләрен теләде.

Шулай ук чыгарылыш укучыларын аспирантураны тәмамлаулары белән ТР Фәннәр академиясе вице-президентлары Абдуллин Айрат Лестал улы, Тимерханов Айнур Әхәт улы, Хоменко Вадим Васильевич  котладылар һәм аспирантура белеме бу тормышта искиткеч старт булуын, аспирантурада алган белемнең гомер буе чыгарылыш укучылары өчен файдалы булачагын ассызыкладылар.


Возврат к списку