«ТНВ» телеканалында «Таяну ноктасы»: абортларны чикләү демографияне коткарырмы?

«ТНВ» телеканалында «Таяну ноктасы»: абортларны чикләү демографияне коткарырмы? 17 Октября 2023

2023 елның 12 октябрендә ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, социаль фәннәр докторы, РФА иҗтимагый фәннәр бүлегенең «Россиянең демографик һәм миграция проблемалары» фәнни советы әгъзасы Илдарханова Чулпан Илдус кызы «ТНВ» телеканалында «Таяну ноктасы» тапшыруында катнашты. Ул «Абортларны чикләү демографияне коткарырмы?» темасы буенча эксперт буларак чыгыш ясады.

Тапшыруда шулай ук Волынец Ирина Владимировна – Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, «Милли ата – аналар комитеты» иҗтимагый хәрәкәтенә нигез салучы; Захарова Светлана Михайловна - алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе, медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кызлар-депутатлар берләшмәсе әгъзасы; Сабирова Фирая Марат кызы – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече, «АВА-Казан» АҖ генераль директоры урынбасары; Аламова Лилия Шәрифулла кызы – ГАПОУ «Казан театр училищесы» сәхнә сөйләме укытучысы, 4 бала анасы катнаштылар.

ТР ФА Гаилә һәм демография үзәгенең youtube каналында урнаштырылган тапшыруга сылтама: https://youtu.be/n6Km3Ezv-fU


Возврат к списку