2023 елның 17-19 октябрендә Казан шәһәрендә «Европа цивилизациясенең язмачылык тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте» халыкара конференциясе
Бүген 17 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Европа цивилизациясенең язмачылык тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте» халыкара конференциясе үз эшен башлап җибәрде.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм РФА Санкт-Петербург Тарих институты Халыкара фәнни конференция кысаларында «Европа цивилизациясе язмачылык тарихы» интернет-порталының уртак проектын тәкъдим итәләр. Порталда Россия архивларыннан кулъязма һәм эпиграфик һәйкәлләрнең цифрлы күчермәләре рәвешендә төрле традицияләрдә һәм төрле телләрдә язу тарихын тәкъдим итүче язу үрнәкләре ачык рәвештә урнаштырылган.
Конференциянең үткәрелү вакыты: 2023 елның 17–19 октябре.
Фәнни конференциянең оештыручылары: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург тарих институты, Россия Фәннәр академиясенең Рус әдәбияты институты (Пушкин йорты), Россия Фәннәр академиясе китапханәсе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе.
Конференция эшенең төп юнәлешләре:
1) Европа цивилизациясе язмачылыгын үстерү контекстында Россия халыкларының язма мәдәнияте;
2) Европа тарихында грек, латин, әрмән, грузин, глаголика, скандинав рун, пермь язулары;
3) язма мәдәният компоненты буларак кирилл язуы;
4) яһүди язмачылыгы истәлекләре: тарихи контекстта урыны, роле һәм әһәмияте;
5) төрки язмачылык чыганаклары: рун һәм уйгур язулары;
6) Көнчыгыш цивилизациясенең мәдәни эволюциясе феномены буларак гарәп язмачылыгы;
7) язма мәдәниятне өйрәнү эшендә нумизматика һәм эпиграфиканың роле.
Конференция кысаларында «Европа һәм Көнчыгыш цивилизациясенең язмачылык тарихы» күргәзмәсе оештырыла. Анда XV гасыр – XIX гасыр башы Россия һәм Көнбатыш Европа илләренең эш һәм китап язмачылыгы истәлекләре, XIII гасыр – XIX гасыр башына караган, гарәп графикалы дөньяви һәм дини характердагы кулъязма документлар, РФА СПбТИ Фәнни-тарихи архивында, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә, ТР ФА А.Халиков исемендәге Археология институтында, ТР Милли китапханәсендә сакланган сирәк кулъязмалар, нумизматика һәм эпиграфика раритетлары күрсәтеләчәк.
Күргәзмә ТР Милли китапханәсендә 2023 елның 10 декабренә кадәр эшләячәк.