Дәүләт йомгаклау аттестациясе-2024 буенча математика укытучылары өчен семинар
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Квалификация күтәрү үзәге «Имтихан» нәшрияты (Мәскәү шәһәре) белән берлектә Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренә мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтү максатыннан 2023 елның 25 октябрендә «Математика фәнен укыту һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе - 2024: төп үзгәрешләр һәм әзерлек үзенчәлекләре» дигән республика практик юнәлешле семинар үткәрә. Семинарның күләме 6 сәгать.
Семинар Вольфсон Георгий Игоревич катнашында узачак. Ул 366 нчы ФМЛ математика укытучысы, математика буенча БДИ предмет комиссиясе җитәкчесе (СПб), укытучылар өчен бөтенроссия һәм шәһәр конкурсларының күп тапкыр җиңүчесе һәм призеры, математика, БДИга әзерлек буенча берничә методик кулланма авторы һәм автордашы.
«Мәгълүмати хат» белән танышу өчен сылтама