ТР Фәннәр академиясе президенты ИММОД-2023 XI Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясен ачу тантанасында катнашты

ТР Фәннәр академиясе президенты ИММОД-2023 XI Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясен ачу тантанасында катнашты 19 Октября 2023

18 октябрьдә ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Имитацион модельләштерү һәм аны фәндә һәм сәнәгатьтә куллану буенча XI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен ачу тантанасында катнашты. «Имитацион модельләштерү. Теория һәм практика» ИММОД-2023 конференциясе Казан дәүләт энергетика университеты базасында үткәрелде.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзендә фәнни һәм гамәли мәсьәләләрне хәл итү өчен имитацион модельләштерү ысулларын һәм чараларын таратуның мөһимлеген ассызыклады, бу бигрәк тә импортны алмаштыру һәм импортны кичектереп тору буенча бүгенге көндә актуаль булган мәсьәләләрне хәл итү белән бәйле булуын билгеләп үтте.

«Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән 2024 ел республикада Фәнни-технологик үсеш елы булачак дип билгеләнде. Моның кысаларында без хәзер фәнни-техник үсешнең юл картасын төзибез. Бу юнәлештә эшчәнлек кыры бик зур. Конференция бу яктан инициативалы булыр дип өметләнәбез. Бездә потенциал бар – эшләячәкбез», - диде ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.

Сәламләү сүзе белән шулай ук КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов, Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург федераль тикшеренү үзәге юнәлешенең фәнни җитәкчесе - РФА әгъза-корреспонденты - РФнең Атказанган фән һәм техника эшлеклесе - «Имитацион модельләштерү милли җәмгыяте» НП президенты Рафаэль Йосыпов һәм РФАның Санкт-Петербург Информатика һәм автоматлаштыру институты профессоры Василий Осипов чыгыш ясады.

Пленар утырыш кысаларында имитацион модельләштерү өлкәсендә әйдәп баручы галимнәр һәм практикларның чыгышлары көтелә: ЦМ ЦТР ПАО «Татнефть» (Әлмәт), РФА Санкт-Петербург Информатика һәм автоматлаштыру институты, ОАО НИО ЦИТ «Петрокомета», Себер федераль университеты, «Элина-Компьютер» ҖЧҖ (Казан), Самара дәүләт техник университеты, КНИТУ-КАИ, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты.

Конференция 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Секцияләр эшендә Россиянең һәм чит илләрнең эре югары уку йортларыннан һәм фәнни үзәкләреннән әйдәп баручы галимнәр, шулай ук икътисадның реаль секторы һәм хәрби-космос тармагы вәкилләре катнашачак.


Возврат к списку