Республиканың мәгариф оешмалары фән укытучыларының квалификациясен күтәрү
2023 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программалары буенча көндезге укулар башланды: "Яңартылган ФДББС таләпләрен исәпкә алып, белем бирү оешмасында уку процессын оештыру һәм мәктәп фәннәрен (предмет өлкәләрен) укыту методикасы", "Педагогның һөнәри компетентлыгы – педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәлелегенең кирәкле шарты", "Яңартылган ФДББС шартларында белем бирү оешмасында сәламәтлекне саклау эшчәнлеген оештыру һәм проектлау".
Квалификацияне күтәрү 32 фән укытучысы өчен Квалификация күтәрү үзәге тарафыннан 72 сәгать күләмендә аерым төзелгән уку дәресләре расписаниесе буенча оештырылган.
Көндезге уку барышында тыңлаучылар яңартылган башлангыч белем бирү, гомуми һәм урта белем бирүнең ФДББС һәм федераль белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларында педагогик эш теориясен үзләштерүгә һәм практикасын аңлауга ярдәм итүче инновацион эшчәнлек белән танышачаклар.
Программаны тормышка ашыру кысаларында тыңлаучылар Яңа Савин районы "132 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" һәм Казан шәһәре Идел буе районы "114 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында Педагогларның һөнәри компетентлыгын камилләштерү һәм үстерү, яңартылган ФДББС нигезендә мәктәп фәннәрен укыту эчтәлеген һәм методикасын яңарту, сәламәтлек культурасын һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча стажировка узачак.