2023 елның 17-19 октябрендә Казанда «Европа цивилизациясенең язу тарихы» Халыкара конференциясен үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе
2023 елның 17-19 октябрендә Казанда «Европа цивилизациясенең язу тарихы» Халыкара конференциясен үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе уздырылды.
Конференция эшенең төп юнәлешләре, урта гасыр язма традицияләрен өйрәнү һәм саклауның яңа этаплары турында журналистларга Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре сөйләде: ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Тимерханов Айнур Әхәт улы, ТР ФА А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры Ситдыйков Айрат Габит улы, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ Язма мирас үзәге җитәкчесе Гомәров Илһам Госман улы, Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ахунов Азат Марс улы, Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Сиренов Алексей Владимирович (онлайн рәвештә) һәм Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих институтының фәнни-тарихи архив мөдире, тарих фәннәре кандидаты Базарова Татьяна Анатольевна (онлайн рәвештә).
«Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте» халыкара фәнни конференциясендә катнашу өчен бүгенге көндә Россия һәм якын чит илләр фәнни берләшмәсе вәкилләреннән йөзгә якын гариза бирелгән.
«Конференциянең тематикасы киң диапазонга ия, катнашучыларның ныклы составы сизелә. Бу безнең язу традицияләрен киңрәк күз алдына китерә алуыбызга ышаныч бирә. Әлеге зур конференция безгә гомумроссия һәм гомумевропа язма мәдәнияте контекстында арабография традицияләрен яхшырак күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк», — дип хәбәр итте ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Әхәтов.
Конференция кысаларында махсус күргәзмә оештырылачак. Анда РФА Санкт-Петербург Тарих институтының фәнни-тарихи архивында, Татарстан Археология музеенда, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә һәм ТР Милли китапханәсендә саклана торган XV-XIX гасыр башы Россия һәм Көнбатыш Европа илләренең эшлекле һәм китап язуы һәйкәлләре тәкъдим ителәчәк.
«Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте» халыкара фәнни конференциясе 17-19 октябрьдә ТР Милли китапханәсендә узачак.