Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институты хезмәткәрләре Урал елгасында уздырылган фәнни-туган якны өйрәнү форумында катнаштылар
26 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Урал елгасында IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган «Урал (Жаек) елгасы бассейны татарлары: тарих һәм хәзерге заман» фәнни-туган якны өйрәнү чаралары сериясе узды.
Татарстан делегациясе составына галимнәр, журналистлар, иҗат һәм җәмәгать эшлеклеләре керде. Чаралар Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә, Башкортостан Республикасының Баймак шәһәрендә, Саракташ, Сакмар һәм Шарлык районнарында һәм Оренбург өлкәсенең Оренбург шәһәрендә, Көнбатыш Казахстан өлкәсенең Уральск шәһәрендә һәм Казахстан Республикасының “Сарайчик” музей-тыюлыгында узды. Форум кысаларында фәнни-туган якны өйрәнү конференцияләре, түгәрәк өстәлләр, презентацияләр һәм экскурсияләр уздырылды, төбәкләрнең дәүләт структуралары җитәкчелеге, татар җәмәгать эшлеклеләре, туган якны өйрәнү белгечләре, галимнәр һ.б. төбәк җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашулар узды.
Форум чараларында ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты фәнни хезмәткәрләре Л.Р. Әскәрова һәм Г.М.Габделхакова актив катнаштылар. Форумда катнашучыларга ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты хезмәткәрләре тарафыннан нәшер ителгән китаплар тәкъдим ителде.