Ак Барс банк вәкилләре белән очрашу
2023 елның 6 октябрендә ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институты хезмәткәрләре Ак Барс банкы вәкилләре белән очрашты.
Банк менеджерлары Ак Барс банкы картасын куллану өстенлеге буенча әңгәмә үткәрделәр.
Әңгәмә барышында түбәндәге сораулар каралды:
· карталар чыгару һәм алар буенча хезмәт күрсәтү;
· түләүләр һәм акча күчерүләр;
· банкоматларда, шул исәптән чит банкларда акчаны алу шартлары;
· дистанцион алдауны кисәтү;
· Татарстан Республикасында яшәүче картасын куллануның өстенлекләре.
Очрашуда катнашучы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты хезмәткәрләре өчен банк вәкилләре тарафыннан презентация үткәрелде һәм банк продуктлары турында реклама слайдлары күрсәтелде.
Очрашу ахырында банк хезмәткәрләре инстиутут хезмәткәрләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.