ТР Фәннәр академиясенә Иранның Тәһран медицина фәннәре университетыннан галимнәр төркеме килде

ТР Фәннәр академиясенә Иранның Тәһран медицина фәннәре университетыннан галимнәр төркеме килде 4 Октября 2023

3 октябрь көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә Тәһран медицина фәннәре университеты һәм Иран Ислам Республикасы BioSunPharmed компаниясе делегациясе эшлекле визит белән килде.

Очрашуда ТР Фәннәр Академиясенең Тәһран медицина фәннәре университеты һәм Иранның BioSunPharmed компаниясе белән хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашу нәтиҗәләре буенча Иран Ислам Республикасы Тәһран медицина фәннәре университеты һәм BioSunPharmed компаниясе вәкилләренә күргәзмә экспозициясе эшендә, шулай ук «Россия — ислам дөньясы: KAZANFORUM» Халыкара икътисадый форумы эшлекле программасы кысаларында һәм 2024 елда Татарстан Республикасында уздырылырга планлаштырылган башка төп халыкара чараларда катнашырга тәкъдим ителде.

Тәһран медицина фәннәре университеты (TUMS) –Иранның иң эре һәм югары бәяләнгән әйдәп баручы медицина һәм тикшеренү университетларының берсе. Тәһран медицина фәннәре университеты составына 11 факультет, 92 фәнни-тикшеренү үзәге, 5800 урынлык 16 Университет клиникасы, 40тан артык китапханә керә, шулай ук югары уку йорты тарафыннан 58 журнал бастырыла. 


Возврат к списку