Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең төп бинасында тантаналы рәвештә академиянең беренче Президенты хөрмәтенә мемориаль такта ачылды

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең төп бинасында тантаналы рәвештә академиянең беренче Президенты хөрмәтенә мемориаль такта ачылды 3 Октября 2023

Бүген Казанның Бауман урамында Татарстан Фәннәр академиясенең беренче Президенты, ТР Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мансур Хәсән улы Хәсәнов истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлыклар һәм югары уку йортлары җитәкчеләре, Татарстан Республикасының танылган галимнәре һәм мәдәният эшлеклеләре катнашты.

«Мансур Хәсәновның бай хезмәт биографиясе бар, ул озак еллар буе фәнни-педагогик эшчәнлек алып барган, милли мәгариф, сәламәтлек саклау, фән һәм мәдәният, физкультура һәм спорт, журналистика үсешенә зур өлеш керткән. Мансур Хәсән улының административ, педагогик һәм тикшеренү эшчәнлеге күп санлы дәүләт һәм фәнни бүләкләр белән билгеләп үтелде, һәм ул ТР Фәннәр академиясенә нигез салучы булып калачак», - дип ассызыклады үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов.

ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Мансур Хәсән улының оештыру таланты һәм дәүләт структураларының актив ярдәме белән ТР Фәннәр академиясе республикабызның һәм Россия Федерациясенең икътисади үсешен булдыруга зур өлеш кертүче фәнни оешмага әверелүен билгеләп узды.


Возврат к списку