Иран Ислам Республикасының «Азад» Ислам университеты вәкиллекле делегациясе Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә

Иран Ислам Республикасының «Азад» Ислам университеты  вәкиллекле делегациясе Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә 28 Сентября 2023

2023 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә Иран Ислам Республикасының «Азад» Ислам университетының вәкиллекле делегациясе килде.

Иран делегациясе составында:

1. Бижан Ранджбар – делегация җитәкчесе, Азад Ислам университеты проректоры;

2. Сейед Али Тахери – Горган шәһәрендәге Азад Ислам университеты ректоры;

3. Мөхәммәдәли Нади Хурасгани – Азад Ислам университетының Мәгариф һәм һөнәри фәннәр буенча вице-президенты;

4. Мехди Гариб – Горган шәһәрендәге университетның ресурсларны үстерү һәм идарә буенча проректоры;

5. Хөсәен Аджам Нороузи – Голестан провинциясенең Координацияләү һәм планлаштыру буенча урынбасары;

6. Али Дарвиши – Иран Ислам Республикасының Кооперация, хезмәт һәм социаль тәэмин итү вәкиле.

ТР Фәннәр Академиясе делегациясе ТР Фәннәр академиясе президенты Миңнеханов Рифкать Нургали улы, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Абдуллин Айрат Лестал улы, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Тимерханов Айнур Әхәт улы, ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Хоменко Вадим Васильевич, ТР Фәннәр академиясенең ТӘһСИ директоры Миңнуллин Ким Мөгаллим улы, ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Сәлихов Радик Рим улы һәм ТР ФА академигы Мәзһәров Әхмәт Мәзһәр улыннан гыйбарәт булды.

Эшлекле очрашу барышында ике як та ТР Фәннәр Академиясе һәм Иранның «Азад» Ислам университеты арасында фәннәрнең социаль-икътисадый һәм гуманитар өлкәләрендә уртак мәсьәләләр шактый күп булуы белән килеште һәм уртак проектларны гамәлгә ашырырга тәкъдим итте.

«Азад» ислам университеты делегациясе белән очрашу нәтиҗәләре буенча Иран Ислам Республикасының «Азад» Ислам университеты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзү турында килешенде.

«Азад» ислам университеты – штаб-фатиры булган Тәһранда урнашкан шәхси Университет системасы. 1982 елда нигезләнгән. Дөньядагы иң зур комплекслы университетлар һәм җәмәгать колледжлары системаларының берсе. Зурлыгы буенча университетлар арасында дөньяда алтынчы урында тора. Анда 1 миллионнан артык студент белем ала.


Возврат к списку