Казансу елгасы яр буе зонасында XVIII-XIX гасырларга караган кабер ташы табылды

Казансу елгасы яр буе зонасында XVIII-XIX гасырларга караган кабер ташы табылды 26 Сентября 2023

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре ел саен Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының йогынты зоналарында археологик һәйкәлләргә тикшерү уздыралар.

Казансу елгасының су биеклеге кимегәннән соң, 2023 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре тарафыннан яр буе зонасы тикшерелде. Эшләр барышында 1552 елда Казанны басып алу вакытында һәлак булганнар һәйкәле янында кабер ташы табылды. Табылдыкның урнашуы турындагы мәгълүмат М.В.Трошиннан алынды.

Әлеге урында институт белгечләре фотофиксация үткәрделәр һәм табылдыкның координаталарын теркәделәр, шулай ук тирә-як территорияне дә тикшерделәр. Башка археологик артефактлар бу урында ачыкланмады. Археологларның фаразлары буенча кабер ташы XVIII-XIX гасырларга карый. Төгәлрәк тикшерү максатыннан артефакт Татарстан Республикасы Археология музеена күчерелде.


Возврат к списку