Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Е.К.Завойский исемендәге Халыкара премия тапшыру тантанасы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Е.К.Завойский исемендәге Халыкара премия тапшыру тантанасы 26 Сентября 2023

26 сентябрь көнне ТР Фәннәр академиясенең актлар залында Е.К.Завойский исемендәге Халыкара премия тапшыру тантанасы булып узды.

2023 елда Е.К.Завойский исемендәге Халыкара премия лауреаты итеп ЭПР алдынгы ысулларын куллану өлкәсендә электрон спиннар булган молекуляр макросистемаларны өйрәнү буенча казанышлары өчен Елена Григорьевна Багрянская билгеләнде.

Елена Багрянская РФА Себер бүлегенең Новосибирск органик химия институты директоры, физик органик химия бүлеге мөдире, әлеге институтта магнит радиоспектроскопиясе лабораториясе мөдире.

Премияне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, ТР Фәннәр академиясе академигы Фәрит Мөхәммәтшин һәм премияне тапшыру комитеты Рәисе, РФА академигы Кев Салихов тапшырды.

Лауреатны котлау сүзләре белән ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады.

Е.К.Завойский исемендәге премия ел саен фәннең теләсә кайсы өлкәсендә электрон парамагнит резонансын куллануга яки үстерүгә керткән зур өлеш өчен бирелә. Лауреат халыкара комитет тарафыннан сайлана. Лауреат диплом, медаль һәм 5000 евро ала (Шпрингер Вена Нью Йорк нәшриятыннан 1500 евро һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән 3500 евро). Лауреатның эшчәнлеге турында лекциясе "Applied Magnetic Resonance"журналында басылып чыга.



Возврат к списку