ТАТАР ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ ҺӘМ ТӨБӘКНЕ ӨЙРӘНҮ ИНСТИТУТЫ KAZAN DIGITAL WEEK 2023 ХАЛЫКАРА ФОРУМЫНДА

ТАТАР ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ ҺӘМ ТӨБӘКНЕ ӨЙРӘНҮ ИНСТИТУТЫ KAZAN DIGITAL WEEK 2023 ХАЛЫКАРА ФОРУМЫНДА 20 Сентября 2023

20 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты хезмәткәрләре 2023 елның 20-22 сентябрендә KazanExpoда уза торган KAZAN DIGITAL WEEK 2023 халыкара форумында катнаштылар.

Форумда катнашучыларга «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында эшләнгән Tatarica мультимедиа онлайн-энциклопедиясе тәкъдим ителде. Әлеге фәнни-мәгариф мәдәни-агарту проектына Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын бәяләү үзәге, Мобиль Электрон Белем бирү (МЭО), «ЯКласс» мәктәпләр өчен электрон белем бирү ресурсы, ИНФРА-М нәшрият холдингы, Cosmosea интерактив такталары өчен программа эшләүче һ.б. кебек мәгариф оешмалары, проектлар һәм ресурслар вәкилләр зур кызыксыну белдерделәр.

Хезмәттәшлек турында турында педагогика фәннәре докторы, РАО әгъза-корреспонденты, МЭО директоры А.М.Кондаков (Мәскәү), Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын бәяләү үзәге директоры Л.Э.Мингалиева (Казан шәһәре), «ЯКласс» ЦОР төбәк вәкиле А.Р.Дәүләтшина (Казан шәһәре) белән килешенде.

ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының электрон-цифрлы ресурслар бүлеге фәнни хезмәткәре Гуторова Г.Д.


Возврат к списку