Kazan Digital Week форумында ТР Фәннәр академиясенең Археология институты эшләнмәсе тәкъдим ителде

Kazan Digital Week форумында ТР Фәннәр академиясенең Археология институты эшләнмәсе тәкъдим ителде 22 Сентября 2023

2023 елның 20-22 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week 2023 Халыкара форумы үткәрелә. Форум фәнни-техник мәгълүмат алмашуга, импортны алмаштыру мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплауга, шулай ук технологик суверенитетны тәэмин итүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Форумның төп тематик юнәлешләре: «интеллектуаль транспорт системалары», «дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр»; «цифрлы индустрия 4.0»; «финтех экосистемасы»; «кибер куркынычсызлык»; «бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр»; «мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр»; «мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр»; «сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы технологияләр»; «авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр».

ТР ФА А.Х.Халиков исемендәге Археология институты форумның берничә мәйданчыгында катнаша. Институт тарафыннан эшләнгән "Татарстан һәм татар халкының мәдәни мирасы" геомәгълүмат системасы "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә комплексының №2 нче павильонындагы стендта тәкъдим ителгән. Мәгълүмат системасы гуманитар белемнәрне интеграцияләү өчен төзелгән цифрлы киңлектән гыйбарәт. Ул Татарстан һәм Идел буе халыкларының теле, археологиясе һәм тарихы, матди һәм рухи мәдәнияте турында фәнни тикшеренүләрне һәм архив материалларын сакларга һәм анализларга мөмкинлек бирә. 2018-2023 елларда геопорталга кертелгән гомуми мәгълүматлар сан ягыннан 90 000 тәшкил итә.

21 сентябрьдә "Төбәк икътисадын үстерү драйверы буларак территорияләр брендларын формалаштыру" секциясендә мәдәни-туристик үзәкләр буларак музей-тыюлыклар булдыру буенча Татарстан кейслары турында доклад белән институт директоры, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы А.Г.Ситдыйков чыгыш ясады.

"Наследие в цифре" II - Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында "Засечные линии" проектын тикшерү нәтиҗәләрен Россия тарихи җәмгыяте геопорталына интеграцияләү турында институтның геомәгълүмати технологияләр бүлеге мөдире Г.М.Сәйфетдинова сөйләде.


Возврат к списку